Кышкы чорда Яр Чаллыда М-7 трассасын ничек карап тоталар
Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Яр Чаллы территориясе аша узучы федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлын карап тоту турында «Волго-Вятскуправтодор»ның Яр Чаллы филиалы директоры Сергей Лобин доклад белән чыгыш ясады. Шәһәр чикләрендәге федераль трассаның озынлыгы 26 чакрым тәшкил итә. Хәзерге вакытта әлеге участокларны карап тоту дәүләт контрактлары төзелгән ике подрядчы оешма — «Строй-Инжиниринг» ҖЧҖ һәм «Мосты РТ» ҖЧҖ тарафыннан башкарыла. Подрядчыларның төп бурычы — һава шартлары нинди булуга карамастан, юлның тиешле техник торышын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.