Техникум студентлары «Гренада» паркын кардан чистарттылар
Яр Чаллы технология техникумының бердәм командасы «Гренада» паркында өмә үткәрде: студентлар тротуарларны һәм паркка илтә торган юлларын кардан арындырдылар. Бу шәһәр халкына тайгак җирләрдән һәм кар көртләреннән курыкмыйча, паркта куркынычсыз йөрергә мөмкинлек бирәчәк.