Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча көзге айлык уза
Автозавод районында чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Чарада барлыгы 90 мәктәп укучысы катнашты.
Автозавод районында чәршәмбе өмәсе үткәрелде. Чарада барлыгы 90 мәктәп укучысы катнашты.
Тантаналы чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты. Шәһәребездә капиталь ремонттан соң юлларны тантаналы рәвештә ачу күркәм традициягә әверелде.
7 октябрь көнне 8дән 17гә кадәр Орловка боҗрасы — Машина төзелеше урамы юллары киселешендәге һәм 9дан 16га кадәр Моторная һәм Ремонтный проезд юллары киселешендәге светофорлар эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлекле юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнлә минималь температура +3..+5, урыны белән +2..-2˚. Көндез максималь температура +13..+16˚.
Эшләр өстәмә эш күләме аркасында 19 октябрьгә кадәр башкарыла. Барлык трамвай маршрутларының хәрәкәтен гадәти схемалар буенча йөрүләре 20 октябрьгә планлаштырыла.