Татарстанда юеш кар, буран, бозлавык һәм кар көртләре көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 2 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән юеш кар, буран, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Көндез-секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Яр Чаллыда юеш кар, көндез яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр.