Чаллыда Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
Шәһәребездә Ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 11/09 йортлар комплексында үтте. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
Шәһәребездә Ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 11/09 йортлар комплексында үтте. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
23 комплекста «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашты. Анда ишегаллары төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасының Раисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» уникаль республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Модульле йорт Академик Королев урамында барлыкка килде. Аны «Гринта» төбәк операторы урнаштырды.
39/02а комплексында бәйрәм узды. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен чаллылылар, юл төзүчеләре рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
Бәйрәмнәр чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары 39/02а йортында яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.