Яр Чаллы шәһәре куркынычсыз Яңа елга әзерләнә
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахетдинов учреждениеләрдә һәм оешмаларда, кешеләр күпләп булган объектларда яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында хәбәр итте.