Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
ЛНРдан 140 бала җәйге каникулларда Чаллы лагерьларында ял итәчәк
ЛНРдан 140 бала җәйге каникулларда Чаллы лагерьларында ял итәчәк
ЛНРдан 140 бала җәйге каникулларда Чаллы лагерьларында ял итәчәк

Луганск Халык Республикасыннан 500 бала җәйге каникулларын «Саулык» сәламәтләндерү комплексында үткәрәчәк. "Бүген, 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә Луганск Халык Республикасыннан беренче 140 бала озата баручылар белән бергә безгә поездда килә. Без исә аларны кунакчыл Татарстанда түземсезлек белән көтәбез. «Түбән Кама» милли паркының матур почмагында, «Саулык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында ял һәм спорт, сәламәтләндерү, иҗади һәм яшьтәшләре белән аралашу программасы әзерләнгән", – дип хәбәр итте Әлфия Когогина. Элегрәк Мәскәүдә ЛНРда яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаланды.

Документка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру үсеше һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тодорова кул куйдылар.

Килешү шартлары буенча, балаларның ялы җәйге каникулларда оештырылачак. Ял итүчеләрне билгеләнгән урынга һәм кире өйләренә тимер юл һәм автомобиль транспорты белән илтүне ТР Министрлар Кабинеты тәэмин итә. "КАМАЗ" җәйге лагерьда булу һәм балаларны ял итү урынына алып кайту чыгымнарын финанслый.

Кабул итү графигы