Үзәк районы ветераны 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Абрамовна Кузнецова 95 яшьлек юбилее белән котлау алды. Ветеранга котлау хатларын һәм бүләкләрне Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов тапшырды. Нина Абрамовна Башкортстан Республикасының Адамовка авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы Адамовка колхозында эшли. 1984 елда даими яшәү урынына Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.