Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда юл полотносын яңарталар
Яр Чаллыда юл полотносын яңарталар

«Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, белгечләр көн саен юлларның торышын күзәтәләр һәм, кирәк булган очракта, чокырларны ямау эшләре алып барыла. Хәзер Беляев проспектында 11 комплекс ягыннан беренче автоюлга таба ремонт эшләре бара. Яшьлек проспектында чокырларны ремонтлау башланган, әмма монда чокыр ямау белән генә чикләнеп булмаган, шуңа күрә юл полотносы дефектын бетерү өчен зур асфальт катламын кисәргә дигән карар кабул ителгән.  

«Һава торышы мөмкинлек бирсә, якындагы атна дәвамында ремонт эшләрен төгәлләячәкбез, - дип шәрехләде Марат Анисимов. - Юл чатына керү юлы ремонтланачак, бу 1964 квадрат метр, һәм Яшьлек проспекты буенча – 1 мең квадрат метр чамасы».

Моннан тыш, Хәсән Туфан проспекты белән Сөембикә проспекты киселешендә, Сөембикә проспектында ремонт ясау планлаштырыла. Тиешле финанслау бүлеп бирелгәндә, киләсе елда Вахитов проспектында ремонт ясалачак. 

Кабул итү графигы