2024 елның 1 октябренә Яр Чаллы шәһәре буенча Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына бурыч 581 млн сум тәшкил итте, шул исәптән шәһәр буенча – 112 млн сум.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова хәбәр итте.
«Салым түләүчеләрнең игътибарын хисапларны төзүнең һәм тапшыру срокларын үтәүнең дөреслегенә, шулай ук салымнарны вакытында түләүгә юнәлтүегезне сорыйм», – диде Светлана Мулюкова.