Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы кызы Чайковский ис. Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга керде

3 нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче София Балаева П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенең 8 классына укырга керә. Бу бөтен дөньяга билгеле булган уникаль уку йорты, ул аеруча сәләтле балаларны комплекслы укыту өчен билгеләнгән. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында исемнәре дөнья музыкаль мәдәниятенең горурлыгын тәшкил иткән искиткеч музыкантлар бар: Денис Мацуев, Владимир Ашкенази, Леонид Коган, Владимир Спиваков, Михаил Плетнев һәм башкалар.

Имтиханнар бик катлаулы була, ләкин София аларны лаеклы узып, белгечлеге буенча югары балл ала.

Кабул итү графигы