Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яшьләр ату буенча көч сынашты
Яшьләр ату буенча көч сынашты

ТР ДОСААФ тирында Ватанны саклаучылар көненә багышланган вак калибрлы винтовкадан ату буенча автокаланың предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында турнир узды. Ярыш XXII Спартакиада кысаларында булды.

Кызлар арасында беренче урынны “ВТК КАМАЗ” хезмәткәре Рәзилә Фәсахова алды, «КАМАЗ» кою заводы хезмәткәре Юлия Анциферова икенче урынны алды, өченче урынга«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә эшләүче Эльвира Гәрәева лаек булды.

Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә Түбән Кама ГЭСы хезмәткәре Александр Лукин җиңү яулады, «Ремдизель»дә эшләүче Вячеслав Белов көмеш медаль алды. Өченче урынны Түбән Кама ГЭСы хезмәткәре Михаил Хохлов яулады.

Кабул итү графигы