Ярышлар 25-30 нчы мартта Төркмәнстанда узды. Татарстан җыелма командасын Казан һәм Чаллыдан 9 нчы сыйныф укучылары тәкъдим итте.
Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназия укучысы Камилла Мугатарова икенче урынны яулады.
Моннан тыш, Россия җыелма командасы ярышларда беренче гомумкоманда урынын алды.