Татарстанда көнбатыштан исүче секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә
Яр Чаллыда дүшәмбе, 8 ноябрьдә, яңгыр һәм юеш кар рәвешендә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.