58 нче «Тополек» балалар бакчасында Россия Урман көненә багышланган «Урман көне» экологик акциясе узды.
Чараның максаты - тәрбияләнүчеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын табигатькә сакчыл карауга һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуга чакыру; балаларга безнең урманнарның хайваннары һәм үсемлекләре, планетабыз өчен урманнарның мөһимлеге һәм кирәклеге турында иң гади булган белемнәрне бирү.