Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар
Автозавод районында апрель көннәрендә үз туган көннәрен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышының ике ветеранын һәм тыл хезмәтчәннәрен җылы һәм тантаналы котлау узды. Үзенең 95 яшьлек юбилеен Хатирә Ибраһим кызы Мигманова каршылады, ә Анастасия Петровна Петрова 98 яшьлеген бәйрәм итте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады. Җиңү көне алдыннан юбилярларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмасы һәм җылы котлау открыткасы тапшырылды.