Шахмат турнирын оештыручылар: «Шәһәр Студентлар Советы», «Нур» яшьләр үзәге, «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе. Узган уку елында студентлар: волейбол, шахмат, чаңгы узышлары һәм йөзү кебек ярышларда катнашты. «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль автономияле мәгариф учреждениесенең Яр Чаллы институты беренче урын алды.
Турнир «Нур» яшьләр үзәгендә
узды. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.