Тольяттида тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионатында Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын спортчы катнашты.
Ярышларда Даниил Жданов (74 кг), Сергей Кирсанов (63 кг) һәм Данил Леваев ( 87 кг) җиңде. Икенче урынны Эмиль Алиев (80 кг), Камил Гинәтулин ( 54 кг) һәм Ханмагомед Рамазанов (74 кг) алды. Мактаулы өченче урынны Захар Басов (54 кг) һәм Мөслим Атаев (80 кг) яулады.