Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы укучылары Томази Кереселидзены искә алдылар
Чаллы укучылары Томази Кереселидзены искә алдылар

10 ноябрьдә Россия Федерациясендә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу көнне Яр Чаллы Эчке Эшләр идарәсе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, милиция лейтенанты Томази Кереселидзены искә алып, 23, 40 һәм 49 нчы мәктәп укучылары аның мемориаль тактасына һәм ул яшәгән 46/09 торак йорт фасадындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Әйтергә кирәк, лейтенант Томази Кереселидзе, Дәүләт автоинспекциясе инспекторы, 1978 елның 6 декабрендә, җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта батырларча һәлак була, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Автозавод районының урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә шәһәрнең Эчке эшләр органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашында сыйныф сәгатьләре узды.

Кабул итү графигы