Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының мөмкинлекләре чикләнмәгән
Чаллының мөмкинлекләре чикләнмәгән
Чаллының мөмкинлекләре чикләнмәгән
Чаллының мөмкинлекләре чикләнмәгән

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «РагаТворчество» инклюзив яшьләр проектының финалы узды. Проектта физик мөмкинлекләре чикләнгән, 15 яшьтән 40 яшькә кадәрге 40 кеше, шулай ук волонтерлар катнашты. Бер ай дәвамында катнашучылар иҗади үсеш буенча мастер-класслар үтәләр: акрил белән рәсем ясау, топиарий әзерләү, кулинар мастер-классларда катнаштылар. Катнашучылар белән модельләрчә йөрү, актерлык осталыгы буенча профессиональ педагоглар, стилистлар, дизайнерлар, фотографлар эшләде. Финалда катнашучылар үзләренең видео визиткаларын һәм иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.

Проектта абыйлы апалы бертуганнар җиңүче булды: Мистер ParaТворчество - Радик Михедюков

Мисс ParaТворчество - Регина Михедюкова.

Шулай ук проект кысаларында шәһәрдә «Хыялга барам» физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр катнашында беренче мода күрсәтү узды. Күрсәтүнең идея илһамчысы "Шатлык" яшьләр үзәге активисты Зөлфия Яббарова.

Кабул итү графигы