Чаллы спортчылары ярышларда җиңү яулады
Байлар Сабасында конкур буенча «Саба муниципаль районы Кубогы»ның икенче этабы узды. Ярышларда Чаллының «Тулпар» ат спорты мәктәбе укучылары катнашты. Софья Костылева ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча «Балалар» категориясендә (100 см кадәр биеклектәге каршылык) тракенен токымы Диспозиция кушаматлы ат өстендә абсолют җиңүче булды. «Гомуми зачет» категориясендә (каршылыкларның биеклеге 110 см кадәр) ул III өлкәннәр разряды нормативларын үтәп, икенче урынны ала. Шулай ук «Балалар» категориясендә Арина Володина Ферзалин кушаматлы ат белән өченче урынны алды.