«Этюд» спорт мәктәбендә Татарстанның шахмат буенча чемпионнары билгеләнде
«Этюд» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасының шахмат буенча команда Чемпионатлары узды. Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча үткәрелә. Стартка Татарстанның 15 шәһәре һәм районыннан 24 ир-ат һәм 15 хатын-кыз командасы чыкты.