Чаллылыларга аномаль-салкын һава торышы турында хәбәр итәләр
Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбән булачак, минималь температура -25..-30 градуска кадәр аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -37 градус фаразлана. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.