Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде
Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә республика башлыгы С. Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбендә булды. Биредә әле узган ел гына капиталь ремонт төгәлләнде.