Чарада шәһәрнең 12 эре предприятияләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша.
15 август көннә «Рәсәй эше» кадрлар үзәге «Нур» яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәсен оештыра. Башлана 10:00 сәгатьтә.
Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар бүлеге вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәт хакы түләү системасы һ.б.).