Җомга, 22 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылыларны сәламәт яшәү рәвешенә өндиләр

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы тору акциясе кысаларында, Хатын-кызлар клубында Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Зарарлы матдәләрнең кеше тормышына һәм сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага төркем эше элементлары белән лекция узачак.

Чарада сәламәтлек турында курслар һәм лекцияләр авторы Анастасия Дубровина чыгыш ясаячак.

Түбәндәге темалар буенча фикер алышу планлаштырыла:

- Тәмәке тартучының үпкәләре – мифмы әллә чынбарлыкмы?

- Электрон тәмәке һәм кальян-маркетинг легендалары.

- Алкоголь һәм сезнең органнар, кем җиңәчәк?

Очрашу 15 июньдә 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә (Ак. Рубаненко ур., 2 яки 1/02) узачак.

Керү язылу буенча!

Язылу ватсап буенча башкарыла: +7 987 288-06-64 – «Хатын-кызлар клубы» проекты җитәкчесе Айгөл Зарипова.

Кабул итү графигы