Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллының өлкән буын кешеләрен компьютер грамоталылыгына өйрәтәләр
Яр Чаллының өлкән буын кешеләрен компьютер грамоталылыгына өйрәтәләр

Шәһәр китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атнасы кысаларында автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре өченче буын вәкилләре өчен «Өлкәннәр өчен Интернет әлифбасы» дип исемләнгән практик дәрес үткәрделәр. Катнашучыларга компьютер һәм интернет белән эшләү өчен кирәкле төп мәсьәләләрне аңлаттылар: электрон почта, браузер белән эш итү, социаль челтәрләрдә аккаунтлар ясау, коммуналь түләүләрне яки телефондагы бурычларны тиз арада түләү мөмкинлеге булсын өчен интернет-банкингтан файдалану. Чакырылучылар шулай ук Россия Федерациясе прокуратурасы тарафыннан эшләнгән, гражданнарның хокукый грамоталылыгын үстерүгә һәм «Компьютер гигиенасы»н пропагандалауга юнәлдерелгән мәгълүмати видеоролик карадылар. Компьютер грамоталылыгы курслары өлкән яшьтәге кешеләргә яңа технологияләр үзләштерүдә булышып кына калмый, ә китапханәнең заманча мәгълүмати һәм мәдәни учреждение буларак статусын да раслый.

Үзәк шәһәр китапханәсендә 2015 елдан башлап өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр. Дәресләр атнага ике тапкыр, һәр кешегә индивидуаль якын килү белән, ике ай дәвамында уза. Компьютер курсларына 71-40-88 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Кабул итү графигы