Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар шәһәрне төзекләндерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итә алалар

Россиядә «Шәһәрләр өчен 5 адым» шәһәрләрне төзекләндерү буенча масштаблы проект бара. 

Барлык теләүчеләр дә шәһәр территорияләрен үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итә һәм киләчәктә аларны тормышка ашыра алачак. Халык арасында проектлар идеяләрен җыю 1 июльгә кадәр https://5stepsforcities.ru/ сайтында башкарылачак. Халык тарафыннан калдырылган идеяләр теркәлү вакытында күрсәтелгән электрон адресларга даими рәвештә җибәреләчәк.

«Шәһәрләр өчен 5 адым» бөтенроссия программасы шәһәр мохитенең сыйфатлы үзгәрешенә юнәлдерелгән. Аны ВЭБ.РФ һәм «Стрелка» консалтинг компаниясе эшләп чыгарган. Программаның бурычы – шәһәрләрдә тиз һәм уңай үзгәрешләр, аларны Россиядә һәр гаилә тоячак.  

Кабул итү графигы