Бу хакта МФЦ җитәкчесе Евгения Варго хәбәр итте. Аның әйтүенчә, мошенниклар уяу. Шуңа бу функцияне тагын да күбрәк кешегә кулланырга кирәк.
Яр Чаллы шәһәрендә 2,4 меңгә якын кеше ялгыш кредит алудан куркып, Күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать иткән. Аларның бөтенесе дә үз исеменә кредит алуны тыюны сораган.