Чаллылылар пауэрлифтинг һәм спортның көчкулланыла торган төрләре буенча Ачык Европа чемпионатында катнаштылар. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында алар 13 алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар. Инвалидлыгы булган Фәнис Нуретдинов 65-69 яшьлекләр төркемендә 75 кг күтәреп, «Эскалибур» номинациясендә дөнья рекордын куйды. Әйтергә кирәк, ул гади спортчылар арасында 110 кг авырлык категориясендә чыгыш ясады.
Кабул итү графигы
Мәгълүматны йөкләп булмады. Соңрак кабатлап карагыз.