Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Махсус хәрби операциядән кайтучылар санаторийга бара ала

Бушлай дәвалануны елга бер тапкыр узарга мөмкин.

Медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курортларда демобилизацияләнгән катнашучыларны дәвалау буенча программа быел эшли башлады. Социаль фонд дәвалау дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыны озата баруны тәэмин итәчәк. Тернәкләндерү 25 көнгә кадәр, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көн дәвам итә. 

Тернәкләндерү үзәкләренә киткәндә ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Әгәр ул элегрәк тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаса, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм мөстәкыйль рәвештә дәвалау курсын билгеләячәкләр. Россия Герое исеме яки беренче төркем инвалидлыгы булган СВОда катнашучылар чираттан тыш юллама алырга хокуклы.

Мәгълүмат өчен контакт-үзәккә шалтыратырга мөмкин. Телефоны: 8800-1-00000-1.

Кабул итү графигы