Бу атнада, 30 август көнне, шәһәр халкын һәм кунакларын икеләтә бәйрәм – Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан чаралар көтә. Рәсми тантаналар шәһәрнең өч районында да уза.
Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.