Шимбә, 30 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов 35 нче мәктәптә шахмат зонасы ачылышында катнашты

Бүген 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән шахмат зонасы ачылды.

Шахмат сөючеләр өчен монда барлык шартлар да тудырылган: шахмат такталары, сәгатьле  уңайлы өстәлләр, укыту материаллары белән стенд ясалган. Якын арада шахматлар магнит тактасы ярдәмендә стеналарда да урнаштырылачак.

Әйтеп үтик, март аенда шундый ук шахмат зонасы 18 нче мәктәптә ачылды.

Кабул итү графигы