Чаллыдагы махсус хәрби операциядә катнашучыларының балаларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында сертификат тапшырылды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясен үткәрү Татарстанның күркәм традициясенә әверелде. Ул күп балалы гаиләләрдә, махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.