Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.
Салым хәбәрнамәләрен алуның һәм аларны түләүнең уңайлы һәм тиз ысулларыннан файдаланырга була. Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» интернет-сервисы һәм «Госуслуги» порталы аша. Онлайн-сервислардан тыш, салым хәбәрнамәсен күп функцияле үзәкләрдә алырга мөмкин.
Салымнарны шулай ук банк бүлекчәләрендә, банк терминаллары, банкларның мобиль кушымталары яки «Россия почтасы» бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.