Пәнҗешәмбе, 18 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Янгынга каршы режимны бозган өчен 800 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин

2026 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгын иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын-коткару отряды башлыгы Алмаз Мифтахутдинов хәбәр итте.

Бүген республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. 2026 елда һава торышы җылыну һәм кар эри башлау белән коры үләннәрнең яну куркынычы артты, алар хәтта ватык пыяланың «линза» эффектыннан да кабынып китәргә мөмкин. Карлы кыш булу сәбәпле, бу сезонда беренче очрак узган елгы 30 мартка караганда соңрак — 15 апрельдә теркәлде, әмма 22 апрельгә инде җиде янгын очрагы теркәлгән. Коры һәм җилле һава торышы шартларында яңа янгыннарны булдырмас өчен халыкка аеруча уяу булырга кирәк.

Яз көне мөһим мәсьәлә — дача сезоны башлану. Узган елгы чүп-чарны һәм коры үләнне яндыру еш кына бакча участокларындагы корылмаларның януына китерә. Коры үлән караучысыз калдырылган учактан, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән яки очраклы рәвештә ташланган шырпыдан җиңел генә кабынырга мөмкин. Бу гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә чын куркыныч тудыра, матди зыян китерә. Узган елгы янгын куркынычы чорында 44 янгын чыкты, ике дача йорты янып бетте, бер кеше коткарылды, ике кеше җәрәхәтләнде.

Янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, кафе һәм рестораннардан кала, махсус янгынга чыдам савытларда ачык ут кулланып ризык әзерләү тыела. Постановление таләпләре үтәлмәгән очракта, Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Янгын иминлеге таләпләрен бозу») нигезендә административ җаваплылык каралган. Гражданнар һәм юридик затлар өчен штраф күләме, тиешенчә, 10 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Кабул итү графигы