Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының ике югары уку йорты Татарстан Республикасы Студентлар язы призерлары булды
Чаллының ике югары уку йорты Татарстан Республикасы Студентлар язы призерлары булды
Чаллының ике югары уку йорты Татарстан Республикасы Студентлар язы призерлары булды

«УНИКС»та «Татарстанның Студентлар язы-2023» фестиваленең гала-концерты узды, анда иң яхшы номерлар тәкъдим ителде, шулай ук Пермьдә Бөтенроссия конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаучы җиңүчеләр игълан ителде. Фестивальдә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, КФУның Яр Чаллы институты һәм И. Тимирясов ис. КИУ командалары катнашты.

Татарстан Республикасы югары уку йортларының "Студентлар язы" — барлык укучылар өчен дә зур вакыйга. Бу яшьләр өчен үзенчәлекле трамплин, анда алар бөтен иҗади потенциалны күрсәтә алалар», — дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Ул Татарстанның күп еллар инде Бөтенроссия «Студентлар язында» призлы урыннар алуын искәртте һәм быел да республика иң югары урыннар өчен көрәшәчәгенә ышаныч белдерде. Республика фестивале нәтиҗәләре буенча берьюлы 9 бүләкне Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары алды, моннан тыш, югары уку йортының гомуми программасында | кече төркемдә 3 урынны КФУның Яр Чаллы институты яулады.

Кабул итү графигы