Наил Мәһдиев иң яхшы эшмәкәрләрне бүләкләде
"Мастеровые" рус драма театрында Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләре белән Яңа ел кичәсе узды, анда ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Чара барышында билгеләп үтелгәнчә, сәяси һәм икътисадый вакыйгалар Яр Чаллы һәм бизнес үсешенә үзгәрешләр кертте. Авыр вакытларга карамастан, Чаллы эшмәкәрләре әлеге сынауларны узып, шәһәр, республика һәм ил базарында үз позицияләрен ныгыта алдылар. «Яр Чаллы шәһәре автомобиль төзелеше үзәге генә түгел, ә урта һәм кече бизнесны үстерү үзәге дә. Бездә инициативалы һәм максатчан кешеләр – уңышлы эшмәкәр нәкъ менә шундый булырга тиеш», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Ул шулай ук хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәткән Чаллы эшмәкәрләренең мөһим өлешен билгеләп үтте: «Кешеләр бәла-казада сынала. Яр Чаллы шәһәренең бизнесы бу имтиханны лаеклы рәвештә үтәгән. Без егетләребезне җиһазлый алдык, аларга матди ярдәм күрсәттек һәм моны дәвам итәбез. Сез бу катлаулы вәзгыятькә җавап бирдегез һәм егетләребезгә ярдәм күрсәтүгә өлеш керттегез, моның өчен сезгә зур рәхмәт», – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.