Наил Мәһдиев «АЙТАТ» ИТ-паркында булды
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «АЙТАТ» ИТ-паркында булды. Компаниянең гамәлгә куючысы һәм директоры Артур Таһиров үз паркының ике бинасы буенча экскурсия үткәрде һәм үз проектының барлыкка килүе турында тулырак сөйләде. Бүген "АЙТАТ" 1Сның иң эре партнерларыннан берсе һәм Татарстан Республикасында ИТ-аутсорсинг хезмәте күрсәтүче. Алар бизнес өчен ИТ-хезмәтләр белән ачкычлап циффрлаштыру, бизнес-аналитика, 1С программалаштыру белән шөгыльләнәләр, 45 эре фирмага тулы ИТ-хезмәт һәм техник ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук алар сметачыларны, аларның хезмәтләре заказчылары арасында Татарстанның эре компанияләре дә консультация бирә һәм өйрәтә. 10 ел дәвамында алар бөтен Россия буенча белгечләрне көндезге һәм дистанцион рәвештә өйрәтәләр, укытуга лицензиялре бар. Аларның хезмәтләреннән Калининградтан Владивостокка кадәр бөтен республика һәм аннан читтә дә файдаланалар. ИТ-паркта югары квалификацияле белгечләр, система администраторлары, программистлар эшли. Артур Таһиров хезмәткәрләргә айга бер тапкыр башкаладан эш буенча тәкъдимнәр килүен билгеләп үтте, әмма аларның күбесе нәкъ менә Чаллыда эшен дәвам итә. Персоналның бер өлеше ИТ-паркта 10-15 ел эшли. Әйтергә кирәк, хезмәткәрләр өчен бик яхшы шартлар тудырылган.