Яр Чаллыда балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көненә багышланган бәйрәм узачак
19 майда Яр Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көнен билгеләп үтәчәкләр. Чара шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын җыячак һәм берьюлы берничә локциядә узачак: Азатлык мәйданында, Тукай яр буенда, шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда, "Шатлык" яшьләр үзәгендә.