Чаллыда яңа өйләнешүче парлар Халыкара гаилә көнендә агачлар утырттылар
Халыкара гаилә көнендә Яр Чаллыда 14 пар никахларын теркәделәр. Традиция буенча, бу көнне гаилә коручы яшь парлар үзләренең гаилә агачын утырттылар.
Халыкара гаилә көнендә Яр Чаллыда 14 пар никахларын теркәделәр. Традиция буенча, бу көнне гаилә коручы яшь парлар үзләренең гаилә агачын утырттылар.
17 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсинур Азиз кызы Әбдрәкыйпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туган. 1938 елда Әбдрәкыйповлар гаиләсе Тула өлкәсенең Узловая шәһәренә күченеп китә, анда Шәмсинур Азиз кызы торф чыгаруда эшли.
Комсомол районында сугышчы-интернационалистларга куелган стелага Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салынды. Тантаналы чараны Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: « Бүген без ул сугышта катнашкан солдатларга, биргән антларына тугры булып калганнарга хөрмәтебезне белдерәбез. Бу безнең тарихыбызда якты дата булмаса да, без хәрби хезмәт бурычын үтәгән якташларыбызны хәтердә саклаячакбыз ».
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Оештыручылары – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты.