Шәһәр җитәкчелеге Казанда һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориалга чәчәкләр салды
Чаллылылар Казанның 175 нче гимназиясендә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориалга чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр алып киләләр. Бүген бирегә чәчәкләрне Яр Чаллы шәһәре Хакиме Наил Мәһдиев , шәһәр Хакиме урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов , Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова , район хакимияте башлыклары һәм идарә башлыклары салды.