Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә
Тукай районы Теләнче-Тамак авылында туган Лена Әхәт кызы Зеленовская 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшләгән. Сугыштан соң Ленинград шәһәренә китеп, медицина институтына укырга керә. 1 957 елда укуны тәмамлап, табиб-педиатр белгечлеген ала. Аннан Улан-Удэ шәһәренә күчеп китә, анда шәһәр хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшли. 1960 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченеп килә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиб булып эшли.