Яр Чаллының барлык районнарында Җиңү көнен билгеләп үтәләр
11:00 сәгатьтә бәйрәм чаралары Габдулла Тукай исемендәге яр буенда башланды. Яр Чаллының Үзәк урамында ветераннарны парадтан соң солдат боткасы белән сыйладылар. Ветераннар белән бергә солдат боткасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да авыз итте.