Яр Чаллыда һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы булды
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Комсомол районының Орловка поселогындагы һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарны хөрмәтләргә хәрби комиссариат, Комсомол районы ветераннар Советы вәкилләре, С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты эшчеләре, Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, 4,7,11,21,56 нчы мәктәп укучылары килгән иде.