Яр Чаллы язучысы Факил Сафин Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булды
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә өч кеше лаек булды. Алар – язучы, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Яр Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин – “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен, Г алиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Д ания Нуруллина – сәхнәдә үзенчәлекле хатын-кыз образлары тудырганы өчен (“Гөргөри кияүләре” - Гөрпинә, “Миркәй һәм Айсылу” - Айсылу, “Зәңгәр шәл” - Мәрфуга, “Кол Гали” - Чәчәк, “Казан сөлгесе” - Саҗидә, “Кичер мине, әнкәй” - Диләфрүз; “Баскетболист” - Люция, “Мин төш күрдем” - Мөршидә), рәссам Григорий Эйдинов – «Нефть һәм вакыт», «Казан альбомы», «Татар әкияте дөньясы», «Казан серләре» һәм «Татар дөньясы» китапларын сәнгатьчә бизәгәне өчен.