Укучылар шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә эш алып баралар
Комсомол районы мәктәп укучылары шәһәр территорияләрен кардан чистарту эшенә актив кушылды: Тинчурин бульварында 1 нче мәктәп укучылары эшләде, 3 нче мәктәп укучылары көче белән Торак-коммуналь хуҗалык скверы чиста хәлгә китерелде, 12 нче мәктәпнең 7 «Б» сыйныфы укучылары тырышлыгы нәтиҗәсендә Җәлил скверы чистарып балкыды, ә 44 нче мәктәпнең 9 «Д» сыйныфы укучылары Саначин бульварын кардан арындырды. Хәзер бу территорияләрнең барысы да кардан арынды.