Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.
Ул беренче документны 27 укучыга тапшырды.
Фәрид Салахов яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләде.