Чаллыда Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү дәвам итә Шәһәр халкында ГТО. Яр Чаллыдагы рәсми тест үзәге барлык теләүчеләрне, шул исәптән шәһәр оешмаларын да ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнашырга чакыра.
Кышкы чорда нормативларны үтәү «Яр Чаллы» спорт комплексында, «Дельфин» йөзү бассейнында һәм «Прибрежный»паркында чаңгы трассасында бара. Чараларны үтәүдә катнашу өчен тиешле үрнәктәге медицина белешмәсе булырга тиеш. Яңа ел башыннан нормативларны үтәүдә мәгариф оешмаларында укучылар актив катнаша.
Исегезгә төшерәбез, алтын билгегә барлык нормативларны үтәп, абитуриент илнең югары уку йортларына кергәндә БДИга +10 баллга кадәр алырга мөмкин.