Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Герой туган көнен бәйрәм итә

Комсомол районында Социалистик Хезмәт Герое, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Радик Инсаф улы Җәләев туган көнен билгеләп үтә. Бүген аңа 86 яшь тулды. Радик Инсаф улына Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.

Радик Инсаф улы Җәләев хезмәт эшчәнлеген «Ленгипропецнефть»тресты ташчысы буларак башлый. 1955 елдан 1958 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, бүлек командиры була. Запаска киткәннән соң, шартлаткыч осталар курсларын тәмамлый һәм геологик партия составында Чаллы шәһәренә килә, анда соңыннан гаиләсе белән төпләнә. Слесарь-сантехник, слесарь-торба салучы булып эшли.

«Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә Радик Инсаф улы 1966 елның августыннан бирле эшли. «Спецстрой» идарәсендә зур эш тәҗрибәсен, белемнәрен һәм хезмәт сөючәнлеген исәпкә алып, аңа Комсомол-яшьләр бригадасын җитәкләргә ышанып тапшырдылар. Радик Инсаф улы үз бригадасы белән КАМАЗ заводларын - автомобиль, инструменталь, агрегат, тимерчелек, двигательләр, электр җиһазларын төзүдә катнаша. Аның җитәкчелегендә мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башка объектлар төзелә. Чаллыда гына түгел, Түбән Камада, Алабугада да эшлиләр. 1974 елда яхшы хезмәте өчен Радик Инсаф улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә 1977 елда зур йөк автомобильләре җитештерү заводлары комплексының беренче чиратын төзегәндә ирешкән уңышлары өчен Радик Инсаф улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул ТАССРның атказанган төзүчесе. 1999 елдан - Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.

Кабул итү графигы